+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
3 февраль 2020, 19:45

Басу эшчәннәренә “бишле”!

Ил башлыгы аграрийларның эшчәнлегенә быел да югары бәя бирде.

Русия Президенты Владимир Путин 2019 елда аграрийларның эш нәтиҗәләрен "бишле" билгесенә бәяләде. Дәүләт башлыгы ассызыклавынча, авыл хуҗалыгы тармагы соңгы елларда алдынгылар рәтендә.
"Узган ел бик уңышлы булды, авыл халкы гадәттәгечә "бишле" гә эшләде, - диде ул авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев белән очрашуда.
Ведомство җитәкчесе Президентка 2019 елда тармакның эш нәтиҗәләре турында хәбәр итте.
" 2019 ел нәтиҗәләре буенча без авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүенең 4,1 процентка артуын көтәбез, - дип билгеләп үтте Дмитрий Патрушев. - Дәүләт Советы утырышында мин ел нәтиҗәләре буенча ашлыкның ил буенча якынча 121 миллион тонна булачагын әйткән идем. Бу фараз раслананды".
Патрушев билгеләп үтүенчә, бу узган ел белән чагыштырганда, 7,4 миллион тоннага күбрәк.
Фото:agrometall59.ru
Читайте нас: