+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
3 февраль 2020, 15:00

Риези — дөньядагы иң биек Кар бабай

Ул Гиннесның рекордлар китабына керде.

Дөньядагы иң биек Кар бабай Австриядә әвәләгәннәр. Ул Доннерсбахвальд шәһәрендә тау чаңгысы курортын бизи.
Spiegel басмасы хәбәр итүенчә, 38 метр биеклектәге Кар бабай Гиннесның рекордлар китабына кергән. Гигант бабакайны Риези дип атаганнар. Аны шундый биек итеп ясау шактый кыенлыклар тудырган. Кар белән тутырылган цилиндр башлыгы ике тапкыр килеп төшкән.
Моңа кадәр иң биек Кар бабайны 2008 елда Американың Мэн штатында ясаганнар иде. Аның биеклеге Риезидан калыша, нибары 37,21 метр.
Фото: www.dw.com/ru
Читайте нас: