+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
4 февраль 2020, 20:10

Президент яшь спортчыларга уңышлар теләде

Владимир Путин Череповец шәһәрендә Балалар-үсмерләр көрәш сәнгате үзәгендә булды.

Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә. Дәүләт башлыгын спорт үзәге эшчәнлеге белән директоры Юрий Филимонов таныштырды. Владимир Путин дзюдо, кикбоксинг, фехтование һәм ушу буенча дәресләр барган берничә залга керде. Дәүләт башлыгы тренерлар белән аралашты, алар тәрбияләнүчеләрнең уңышлары, үзәкнең эш үзенчәлекләре турында сөйләде. Президент яшь спортчыларга уңышлар теләде.
Биредo балалар һәм үсмерләр 30 спорт төре буенча , шул исәптән самбо, дзюдо, ирекле көрәш буенча шөгыльләнә. Үзәккә 2,5 меңнән артык спортчы йөри.
Череповец шәһәрендә Балалар-үсмерләр көрәш сәнгате спорт мәктәбенә 1994 елда нигез салынган.
Үзәктә тәрбияләнүчеләр чирек гасыр эчендә 170тән артык Европа һәм дөнья беренчелекләрендә җиңүчеләр һәм призерлар титулын яулаган, алар арасында 20 дөнья чемпионы һәм 23 Европа чемпионы бар. Үзәк шәһәрдә һәм бөтен Вологодск өлкәсендә Русия, Европа һәм дөнья чемпионнары титулларының гомуми саны буенча, шулай ук әзерләнгән спорт осталары саны буенча беренче урында тора.
Фото:tass.ru
Читайте нас: