+21 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
6 февраль 2020, 01:15

Баеп калырга уйлаганнар!

Владимир Путин медицина битлекләренә бәя арттырган даруханәләрнең лицензияләрен алырга кушты

Коронавирус таралу төбәкләрдә медицина битлекләре кимү һәм кыйммәтләнү мәсьәләсен тудырды. Русия Президенты Владимир Путин, коронавирус таралу аркасында медицина битлекләренә һәм дару препаратларына бәя арттырган даруханәләрнең лицензияләрен алырга тәкъдим итте. Ил башлыгы бу хакта Хөкүмәте әгъзалары белән киңәшмәдә әйтте. Бу турыда ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
“Бу эшчәнлеккә лицензияләрен алырга кирәк. Баеп калырга уйлаганнар! Һәр оешма буенча андыйларны ачыкларга һәм, икенче юлы бу хәл кабатланмасын өчен карар кабул итәргә кирәк”, — диде Владимир Путин.
Дәүләт җитәкчесе ассызыклавынча, берничә даруханәне ябу Русиядә яшәүчеләрне медикаментлар белән тәэмин итүгә берничек тә йогынты ясамаячак. “Бездә даруханә челтәре шактый зур, билгеле дәрәҗәдә хәтта артык күп булырга мөмкин”, — диде ул.
Киңәшмәдә кайбер аптека челтәрләрендә медицина битлекләренә бәяләрнең күпкә артуын вице-премьер Татьяна Голикова да әйтте. “Кайбер даруханәләр бәяләрне 70-100 сумга кадәр күтәрде, узган елда бер битлекне 1,5 сумга сатып алып була иде”, — дип ачыклык кертте ул.
Читайте нас: