+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
6 февраль 2020, 17:45

Яшь галимнәр премия ала

Бүген Русия Президенты Владимир Путин фән һәм инновацияләр өлкәсендә уңышларга ирешкән яшь галимнәргә президент премияләрен тапшырачак.

Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Премия 2008 елдан тапшырылып килә. Аны Русия фәне үсешенә, социаль өлкәне, икътисадны һәм илнең оборонасын инновацион үстерүне тәэмин итә торган яңа технологияләр һәм техника үрнәкләрен эшләүгә зур өлеш керткән яшь галимнәргә бирәләр.
Дәүләт башлыгы Дәүләт Советы Президиумының һәм Президент каршындагы фән һәм мәгариф советының уртак киңәйтелгән утырышын уздырачак. Чара Зур Кремль сараенда узачак. Утырышның төп темасы - май указы белән билгеләнгән бурычларны исәпкә алып, социаль өлкә һәм икътисад өчен кадрлар әзерләүдә төбәкләрнең ролен арттыру, шулай ук Русиянең фәнни-техник үсеш стратегиясен гамәлгә ашыру.
Фото:tvzvezda.ru
Читайте нас: