+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
7 февраль 2020, 16:35

75 мең сум кемнәргә биреләчәк?

Дәүләт башлыгы Хөкүмәткә түләүләрне 2020 елның апрель-май айларында төгәлләргә кушты.

Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Бөек Ватан сугышы ветераннары бер тапкыр бирелә торган 75 мең сум күләмендә түләү алачак. Бу хакта Указга Русия Президенты Владимир Путин кул куйды.
Әлеге түләүне Бөек Ватан сугышы инвалидлары, ветераннары, геттоларның, концлагерьларның элекке балигъ булмаган тоткыннары, һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең, вафат булган инвалидларның һәм сугышта катнашучыларның тол хатыннары алачак.
Концлагерь, төрмә һәм геттоларның элекке балигъ булган тоткыннары, шулай ук "Ветераннар турында" Федераль законның 2 мәддәсендәге 1 пунктының 4 ярдәмче пунктында күрсәтелгән ветераннар 50шәр мең сум акча алачак.
Дәүләт башлыгы Хөкүмәткә түләүләрне 2020 елның апрель-май айларында төгәлләргә кушты.
Фото: sovsakh.ru
Читайте нас: