+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
10 февраль 2020, 18:55

Респубдикада 1200дән артык ветеран 75 мең сум акча алачак

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан сугыш һәм тыл ветераннарына түләү өчен федераль бюджеттан 71 миллиард сум акча бүленәчәк.

Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Бөек Ватан сугыш ветераннарына бер тапкыр бирелә торган 75 мең сум күләмендә түләү алачак. Бу хакта Указга Русия Президенты Владимир Путин кул куйды. Шушы максатка федераль бюджеттан 71 миллиард сум акча бүленәчәк.
Мондый түләүләрне Русиядә һәм Балтыйк буе илләрендә яшәүче Бөек Ватан сугышы инвалидлары, ветераннары, геттоларның, концлагерьларның элекке балигъ булмаган тоткыннары, һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең, вафат булган инвалидларның һәм сугышта катнашучыларның тол хатыннары алачак. Концлагерь, төрмә һәм геттоларның элекке балигъ булган тоткыннары, шулай ук "Ветераннар турында" Федераль законның 2 мәддәсендәге 1 пунктының 4 ярдәмче пунктында күрсәтелгән ветераннар 50шәр мең сум акча алачак.
“Юбилей” акчасын барлыгы 1 миллион 150 мең кеше (сугыш ветераннары – 75, тыл ветераннары 50 мең сум) алачак. Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгыннан белдерүләренчә, Башкортстанда 75 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акча 889 Бөек Ватан сугышы ветеранына һәм 324 Бөек Ватан сугышы инвалидына биреләчәк.
Фото:pobedarf.ru
Читайте нас: