+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
11 февраль 2020, 17:30

40 меңгә якын кеше авырый...

Республикада бер атна эчендә ОРВИ һәм грипп белән авыручылар саны бермә-бер арткан.

Башкортстанда ОРВИ һәм грипп авыруы буенча эпидемия чиге 60,3 процентка арткан. Уфада бу күрсәткеч тагын да күбрәк — чик 94,6 процентка арткан. Роспотребнадзорның республика идарәсе мәгълүматларына караганда, узган атнада 36 567 кеше вирус инфекциясен эләктергән, аларның 65 проценттан артыгы — балалар.
"Эпидемия чигенең артуы барлык яшь төркемнәрендә дә күзәтелә: 3 яшьтән алып 6 яшькә кадәрге балалар арасында — 18,8 процентка, 7дән 14 яшькә кадәр балалар арасында — 64,9 процентка, олылар арасында — 36,7 процентка», — дип хәбәр итә Роспотребнадзор матбугат хезмәте.
Уфада ОРВИ диагнозы 11 157 пациентка куелган. Төбәк башкаласыннан тыш, эпидемия чиге арту Октябрьский шәһәрендә һәм Туймазы районында теркәлгән.
177 мәктәп һәм 10 балалар бакчасы 10 февральдән 16 февральгә кадәр карантинга ябылды. Балалар дистанцион укытуга күчерелде.
Фото:smolensk.glavny.tv
Читайте нас: