+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
11 февраль 2020, 19:00

Хуҗасын янгыннан коткарган

79 яшьлек әбекәй песие аркасында гына исән калган.

“Чиләбе онлайн” порталы хәбәр итүенчә, пенсионер әбинең фатирында кыска ялганыш булган һәм янгын чыккан. Хуҗабикә йоклаганда фатиры ис һәм төтен белән тулган. Башта песие аны кычкырып уятырга маташкан, хуҗасы уянмагач, аның муенын бик каты тешләп алган.
Песие тешләгәннән уянган хуҗабикә аш бүлмәсендә суыткыч һәм плитә януын күреп кала. Әби күршеләренә йөгерә һәм янгын сүндерүчеләрне чакырта. Коткаручылар бик тиз килеп җитә, янгынны да тиз сүндерәләр.
Ведомство матбугат хезмәте янгынның электр приборларын дөрес кулланмау аркасында килеп чыкканлыгы турында белдерә. Нәтиҗәдә, 15 квадрат метр мәйданда розетка, суыткыч, түшәм һәм диварлар яна.
Фото:Cheltv.ru
Читайте нас: