+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
13 февраль 2020, 16:20

Мәче нигә мыраулый?

Бу хакта уйлап караганыгыз бармы, дуслар?

Кайвакыт мәчене кул белән сыйпаганда, ул бөтен тәне белән мыраулый төсле һәм тавышның төгәл каян килгәнен аңлап та булмый. Чынлыкта исә аның мыраулавы тамагындагы тавыш ярыларына бәйле. Сулыш алган вакытта мәче һаваны күкрәк читлегенә тарта һәм ярылар кыл кебек калтырап, тавыш чыгара.
Мәченең тавыш ярылары баш миендәге нервларга бәйле һәм ул моның белән үзе идарә итә ала. Шуңа күрә ул үз теләге белән я мыяулап куя, я мыраулый, яисә бөтенләй дәшми.
Без, кешеләр дә, төрле тавышлар чыгара алабыз. Тик безнең тавыш ярылары күпкә камилләшкән. Шуңа да кеше күптөрле тавыш чыгарырга сәләтле.
Фото: 1st-finstep.ru
Читайте нас: