+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
13 февраль 2020, 00:50

“Президент моны хупламый!”

Дмитрий Песков Пулково аэропортында сатуга чыккан сувенирларга карата дәүләт башлыгының фикерен белдергән.

Санкт-Петербургның Пулково аэропортында Русия Президенты Владимир Путин сурәте белән иконалар сатуга чыккан. Шуңа бәйле рәвештә журналистлар дәүләт башлыгының матбугат хезмәтенә әлеге факт буенча аңлату сорап мөрәҗәгать иткән. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
Президентның матбугат секретаре Дмитрий Песков белдерүенчә, Кремль һәм Президент үзе дә Русия лидеры рәсеме төшерелгән иконаларны һич кенә дә хупламый.
“Мондый товарларны иконалар дип атарга мөмкин дә түгел. Мондый сурәтләр урынсыз ", - дип ассызыклаган Дмитрий Песков.
Фото: iz.ru
Читайте нас: