Аңлый, әлбәттә! Чөнки кошлар, җанварлар кеше кебек сүзләр белән түгел, кычкырып, бер-берсенә куркыныч килү, ризык табу турында сигналлар белән аңлаша. Кешеләрнең дә сүзләрдән тыш, мондый сигналлары бар: елау, көлү, куркып калу, гаҗәпләнү. Димәк, Русиядә яшәүче карга инглиз каргасының ни әйтергә теләгәнен нәкъ шул халәте, сигналлары аша аңлаячак.