+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
23 февраль 2020, 16:10

Безнең егетләр дә “Иван Грен” корабында хезмәт итәчәк!

Республика Башлыгы Радий Хәбиров һәм кораб командиры Андрей Жарков мөһим килешүгә кул куйдылар.

Бүген, Ватанны саклаучылар көнендә, Төньяк флотының “Иван Грен” зур десант корабы командованиесе Башкортстанга килде. Республика йортында Радий Хәбиров һәм кораб командиры, 2нче ранг капитаны Андрей Жарков кораб командованиесе белән шефлык элемтәләре турында килешүгә кул куйдылар.
Республика Хөкүмәте лаеклы кандидатларны сайлап алуда һәм контракт буенча корабта хезмәт итү өчен хәрбиләрне озатуда ярдәм итәчәк, Башкортстанның иҗат коллективлары чыгышларын оештырачак, экипажның көнкүреш, сәламәтләндерү һәм башка мәсьәләләрен хәл итүдә катнашачак.
— Безнең якташларыбыз сездә хезмәт итәр дип ышанабыз", — диде республика Башлыгы Радий Хәбиров.
"Иван Грен" -Җ11711 проектының Русия зур десант корабы, Төньяк флотның 121нче десант кораблары бригадасы составындагы ике корабның баш корабы.
Кораб Ленинград диңгез оборонасы артиллериясе начальнигы, СССР Хәрби-Диңгез флотының хәрби әзерлек идарәсе башлыгы, хәрби галим-артиллерист, вице-адмирал Иван Иванович Грен хөрмәтенә аталган.
Фото: "Башинформ".
Читайте нас: