+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
23 февраль 2020, 16:30

Кадетлар осталыкта көч сынашты

Бүген Уфаның 161нче лицеенда полиция генерал-лейтенанты, Русия һәм республика патриоты Артур Әхмәтханов истәлегенә гомуми белем бирү учреждениеләренең кадет сыйныфлары арасында Беренче ачык шәһәр конкурсы үтте.

Чарада республика Башлыгы Радий Хәбиров та катнашты.
- Беренче конкурсның 23 февральдә, Ватанны саклаучылар көнендә, узуына бик шатмын. Сезне бәйрәм белән котларга рөхсәт итегез! Башлангыч хәрби әзерлек укытучыларына һәм бүгенге көндә биредә булган ветераннарга тирән ихтирам сүзләрен җиткерәсем килә, – диде Радий Хәбиров.
Бәйгедә уфалылар гына түгел, Стәрлетамак, Нефтекама, Благовещен, Дүртөйле, Кырмыскалы һәм Уфа районнарыннан да кадетлар катнашты. Конкурста сафта йөрү, мылтыктан ату һәм аны сүтеп кору, Русиядә кадетлар хәрәкәте буенча викторина сорауларына җавап бирү кебек биремнәр булды.
Артур Әхмәтханов истәлегенә үткән мондый ярышлар да киләчәктә матур традициягә әвереләчәк. Әлеге беренче конкурс республиканың 6 шәһәр һәм районыннан 300 кадетны җыйды.
Фото:"Башинформ".
Читайте нас: