+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
26 февраль 2020, 22:45

Купата балаларны ярата!

Сукбай эт инде берничә ел сабыйларга юл аша чыгарга ярдәм итә.

Грузиянең Батуми шәһәрендә Купата кушаматлы сукбай эт берничә ел дәвамында балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйларга юл аша чыгарга ярдәм итә икән. Бу хакта “Эхо Кавказа” чыганагы хәбәр итә.
Социаль челтәрләрдә этнең балаларны “зебра” буйлап машина йөртүчеләрне куркыту өчен өрә-өрә чыгаруы турында видеоязма таралгач, ул чын геройга әверелгән. Шәһәр хакимияте хәтта аңа оя да эшләтеп куйган.
Әйткәндәй, “Купата” кушаматын эткә ит белән сәүдә итүче кеше биргән. Ул Купатаны көн саен ит-сөяк белән сыйлый икән.
“Купата балаларны күрдеме, шунда ук аларга юл аша чыгарга ярдәм итә. Ә аннары кире килүләрен көтеп тора”, - дип, шәһәрдәге билгеле эт турында сокланып сөйли халык.
Фото: zen.yandex.ru/media
Читайте нас: