+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
28 февраль 2020, 00:25

Дустың булса, шундый булсын!

5нче сыйныф укучысы шикәр диабеты белән авыручы иптәше өчен бик кирәкле әйбер уйлап тапкан.

Екатеринбург шәһәрендәге 155нче гимназиянең 5нче сыйныф укучысы Арсений Горячкин студентлар һәм укучылар арасында үткәрелә торган “Открываю мир” халыкара конкурсында җиңүче дип табылган. Бу хакта Екатеринбург мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ул медицина препаратлары өчен суыткыч контейнер проектын эшләгән һәм эше өчен югары балл алган. Малай укыган мәктәптә сөйләүләренчә, Арсенийны мондый җайланма уйлап табуга, беренче типтагы шикәр диабеты белән авыручы биш яшьлек дусты Юра рухландырган. Ике яшеннән аңа инсулин белән уколлар ясыйлар икән. Малайлар, гаиләләре белән бергәләп, ике тапкыр диңгезгә ялга бара. Шул чакта Арсений инсулин шактый түбән температурада сакланырга тиешлеген белә. Ә бу җылы илләрдә мөмкин түгел диярлек. Һәм 5нче сыйныф укучысы дусты өчен суыткыч контейнер уйлап таба.
Проект укучының сыйныф җитәкчесе, башлангыч сыйныф укытучысы Наталья Шерстнева ярдәме белән булдырыла.
activityedu.ru
Читайте нас: