+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
29 февраль 2020, 13:20

Райман кызы батат үстерә

9нчы сыйныф укучысының Американың тропик төбәкләрендә үсүче бу яшелчә белән кызыксынуы ничек килеп чыккан соң?

Туймазы районы Райман мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Элона Вәлиева үзләренең бакчасында гадәти булмаган яшелчә - батат үстергән. Кыз биология белән күптәннән мавыга, Русия дәрәҗәсендәге конкурсларда һәм олимпиадаларда да катнаша.
Батат – “татлы бәрәңге” дигәнне аңлата. Аны башлыча Американың тропик төбәкләрендә үстерәләр. Райман кызының бу яшелчә белән кызыксынуы ничек килеп чыккан соң?
- Кызыбызда шикәр диабеты булганлыктан, диетик туклану өчен туры килгән ризыклар белән кызыксына һәм шулай бервакыт ул батат турындагы мәгълүматка тап булды. Бу тамыразык бәрәңгене алыштыра ала, өстәвенә, бик файдалы да әле, - дип сөйли Элонаның әнисе Ольга ханым.
Узган ел Вәлиевлар Краснодар краеннан батат бүлбеләре кайтартып, аның өч сортын үстереп караганнар. Әйткәндәй, алар бакчачылык эшен гаилә белән ярата. Элона белән Ольга ханымның һәр башлангычына гаилә башлыгы Алек әфәнде дә, 10нчы сыйныфта укучы уллары Алан да кушыла.
Вәлиевлар әйтүенчә, батат үстерүнең үз нечкәлекләре бар. Әйтик, ул биек итеп күтәртелгән түтәлдә генә үсә, җылы ярата, 25-30 градус иң яхшыcы санала, өлгерү вакыты озаграк. Бу тамыразык бәрәңге кебек тирәнгә үсми, бүлбеләре ян-якта, өстә генә була.
- Бататның тәме үзенчәлекле, ул татлы кабак кебек тә, кишер тәме дә килә үзеннән. Суда да, томалап та, мичтә дә бик тәмле пешә. Безгә ошады! Аны кышкылыкка саклау кыенлык тудырмый, өй температурасында берни эшләми. Шунысы игътибарга лаек, бататка колорадо коңгызлары килми. Быел аның иртә өлгерә торган сортларын үстерергә ниятлибез, - ди Ольга.
Фото:tv.rbsmi.ru
Читайте нас: