+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
2 март 2020, 14:05

Укытучы сакалын зәңгәр төскә буяган...

Педагог укучылары төпле белем алсын өчен нинди генә адымга бармый?!

Молдовиянең Кишинев шәһәрендә Спиру Харета исемендәге Теоретик лицейның математика укытучысы Алекс Ляху дәресләрендә гадәти булмаган укыту алымы куллана. Бу юлы яшь педагог укучыларны үз предметы белән кызыксындыру өчен бәхәскә барган. 7нче сыйныф укучыларына контроль эш алдыннан болай дигән: “Әгәр сыйныфның яртысыннан күбрәге 9 һәм 10 балл алса, сакалымны зәңгәр төскә буйыйм...”
Бу хакта педагог социаль челтәрләрдәге үз сәхифәсендә 30 гыйнварда ук язган. Нәтиҗәдә, укучылары контроль эшне барысы да диярлек яхшы билгеләргә эшләгән. Шушы көннәрдә укытучы аккаунтына яңа фотосын куйган— сакалы, чыннан да, зәңгәргә буялган.
Алекс фото астындагы язмада балаларга биргән вәгъдәсен үтәмичә булдыра алмавын әйткән. Ә укучылары аңа күпсанлы комментарийлар калдырган:
"Профессор, бүгенге көннән без сезне рәсми рәвештә “Аватар” дип атый алабыз!"
" Профессор, бу искиткеч!"
"Сез Смурфикка охшагансыз!”
Иң мөһиме, укытучының мондый эш алымнары нәтиҗә бирә, кызлар һәм малайлар тагын да тырышыбрак укый.
Фото:ont.by
Читайте нас: