+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
3 март 2020, 11:00

“1нче сентябрьдән башлыйбыз...”

2020 елның 1 сентябреннән Башкортстанның барлык мәктәпләрендә 1-4 сыйныф укучылары бушлай туклану белән тәэмин ителәчәк.

Бу хакта Хөкүмәт Йортында узган оператив киңәшмәдә республика Башлыгы Радий Хәбиров белдерде.
“1 сентябрьдән башлыйбыз. Моңа әзерләнүегезне сорыйм. Барлык мәктәпләрдә дә 1 сентябрьдән, ата-аналар балаларын ни белән тукландыруларын күрә алсын өчен, дегустация чаралары үткәрергә кирәк", - диде республика җитәкчесе.
Радий Хәбиров шулай ук киләсе уку елыннан республиканың барлык башлангыч сыйныф укучылары өчен бер тапкыр бирелә торган кайнар ризык бәясе 55 сум тәшкил итәчәк, дип билгеләп үтте.
“Бу суммага баланы яхшы ашатырга була. Иң мөһиме, моны кешелеклелек һәм профессиональлек белән башкарырга кирәк", - дип өстәде Радий Хәбиров һәм Хөкүмәт җитәкчесе Александр Сидякинга әлеге мәсьәләне Финанс министрлыгы һәм федераль Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре белән эшләп бетерүне йөкләде.
Билгеле булуынча, 1 март көнне Русия Президенты Владимир Путин башлангыч сыйныф укучыларын түләүсез тукландыру турындагы законга кул куйды. Документ хокукый мәгълүмат интернет-порталында басылып чыккан һәм ул басылып чыкканнан соң 60 көн узгач үз көченә керә.
Фото:clutch.ua
Читайте нас: