+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
5 март 2020, 17:30

Алманы дөрес ашагыз!

Аның иң файдалы өлеше чүплеккә ташлануын белә идегезме?

Алманы кабыгы белән ашау организм өчен бик файдалы санала. Бу хакта Sputnik радиосына табиб-диетолог Ирина Лизун сөйләгән.
Белгеч әйтүенчә, алманы чистартырга кирәкми, чөнки аның кабыгында организмны чистартырга булыша торган җепселләр бар. “Алманы чистартсагыз, чүп-чарга бу ризыкның бик файдалы өлешен ташлыйсыз дигән сүз. Аның җепселләре организмны шлаклардан арындырырга ярдәм итә”, — дип сөйли диетолог.
Тик шунысын истән чыгармаска кирәк: сәүдә базарында бу җимешкә балавыз сөртү киң таралды. Бу алым сатуны арттыра, әмма сәламәтлеккә бик начар йогынты ясый.
"Әлбәттә, бу балавыз ашый торган. Тик аның белән эшкәртелгән алманы җылы су белән юарга һәм ныклап сөртергә кирәк. Болай эшләгәндә дә балавыз юылып бетми әле. Ә ул аллергия бирергә мөмкин, тәнне тимгелләр басуы ихтимал. Андый хәл була калса, сату алмаларын ашар алдыннан чистарту яхшырак", — дип киңәш бирә табиб.
Фото:klubnayaliga.ru
Читайте нас: