+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
5 март 2020, 00:35

Чипсы белән газлы суны юк итмәкчеләр

Балалар каналларында рекламалана торган ризыкларның 60 проценты зарарлы булуы ачыкланган.

Федерация Советы спикеры Валентина Матвиенко интернетта һәм телевидениедә зарарлы ризыкларны рекламадан баш тарту тәкъдиме белән чыкты.
Матвиенко билгеләвенчә, Федерация Советы утырышларының берсендә белгечләр шаккаттыргыч саннар китергән. Балалар каналларында рекламалана торган ризыкларның 60 проценты Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының сыйфат критерийларына җавап бирми. Реклама күләме буенча лидерлар арасында — газлы су һәм чипсы. Матвиенко мәгълүмат чараларын “сәламәт контент” булдырырга чакыра, моны ул “уртак бурычыбыз”дип саный.
Читайте нас: