Венгрия галимнәре үткәргән тикшеренү күрсәтүенчә, язын туган cабыйлар, көзен һәм кышын дөньяга килгәннәргә караганда, дөньяга позитив карый. Язын туган балаларда депрессия куркынычы түбән.
Статистика буенча, авиация пилотлары арасында март аенда туган кешеләр бик күп. Әйткәндәй, Советлар Союзы Герое, космоска очкан беренче кеше — Юрий Гагарин һәм беренче хатын-кыз космонавт Валентина Терешкова да март аенда туган.
Британиянең Колумбия университеты тикшеренүчеләре 500 эре компаниянең 375 җитәкчесе турындагы мәгълүматларны анализлаган һәм аларның 12,5 проценты март аенда дөньяга килгәнлеге ачыкланган. Алар июнь һәм июль айларында туган начальниклардан ике тапкырга артыграк булып чыккан.
Мартта туганнар арасында рәссамнар, музыкантлар күп. Әйтик, март аенда Джастин Бибер, Мэрайя Кэри, Лэди Гага, Брюс Уиллис, Элтон Джон, Шэрон Стоун һәм башкалар дөньяга килгән.
Язын туган балалар, гадәттә, кичтән соң ята, иртән соң уяна. Шуңа да аларны иртән мәктәпкә уяту җиңел генә булмаячак.
Март аенда туучыларда, җәй айларында дөньяга килгән кешеләргә караганда, күз авырулары сирәгрәк очрый. Дөрес, бу җәһәттән кышын туучыларга җитми. Аларның күзләре барысына караганда да яхшырак күрә.
Март ахырында туган малайлар, көз-кыш айларда туган яшьтәшләренә караганда, буйга бераз калкурак. Иң озын буйлы егетләр – апрельдә туучылар арасында күзәтелә, ә иң кыска буйлылар октябрьдә туганнар арасында күбрәк икән. Галимнәр белдерүенчә, төп сәбәп — кояш нурлары йогынтысында актив эшләп чыгарыла торган мелатонин гормонындадыр, мөгаен.
Тикшеренүләр күрсәтүенчә, мартта туган балаларга аллергия, бума чире куркыныч түгел. Табигать уянганда, чәчәк атканда дөньяга килгәнлектән, аларның иммун системасы иртә чыныга һәм аллергеннарга бирешми, дип саный белгечләр.