+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
8 март 2020, 11:40

Яз көнендә ашалырга тиеш 5 ризык

Яз айларында организмда витамин җитмәү үзен сиздерә башлый. Елның бу фасылында нинди ризыкларга өстенлек бирергә?

Цитрус, җиләк-җимешләр. Әфлисун, мандарин Яңа ел өстәлендә генә түгел, язгы рационда да булырга тиеш. Моңа өстәп, лимон, помело, грейпфрут кебек җимешләр хакында да онытмагыз. Аларда С витамины күп. Ул исә тән тиресенең матурлыгын, сәламәтлеген саклауда, кан тамырларын ныгытуга ярдәм итә, салкын тиюдән саклый. Цитрусларда пектин күп була. Ә ул организмнан токсиннарны чыгара.
Шпинат. Аны теләсә кайсы ризыкка өстәмә буларак кулланырга мөмкин. Шпинат бик файдалы санала. Анда А, Е, С, К витаминнары, каротин, фолий кислотасы һәм башка микроэлементлар бар. Яшь шпинат яфракларыннан салат ясарга, ә катырагын табада май белән кыздырырга була.
Пекин кәбестәсе. Клетчатка, тимер, витаминнар, минераллар… Болар барысы да – пекин кәбестәсендә. Аның файдалы үзлекләре организмны, чәч тамырларын ныгыта, йөрәк ритмын көйли, организмны чистарта.
Тозлы кәбестә. Биредә В, К, С витаминнары, файдалы бактерияләр күп. Тозлы кәбестәне үзен генә ашамыйча, аңа чөгендер, алма, кызыл борыч, сарымсак өстәп, төрләндерергә мөмкин.
Балык. Дөнья диетологлары Омега-3 май кислоталарының төп чыганагы балык дип саный. Кышкы йокыдан уянган организм өчен балыкны рационга кертү бик файдалы булыр. Балык сөякләрне, тешләрне ныгытачак.
Чыганак: https://tatar-today.ru/
Фото:make.ua
Читайте нас: