Австралиянең Мариба шәһәрендә ике кечкенә кыз коронавирус таралу аркасында борчылып, өлкән яшьтәге күршеләренә ярдәм итәргә булган. Алты яшьлек Эддисон һәм дүрт яшьлек Люси моның өчен үзләре җыйган акчага беренче чиратта кирәкле әйберләрне сатып алган. Кызлар тәгәрмәчле арбага кулъяулык, салфетка, бәдрәф кәгазе төяп, пенсионерларга тараткан.
Кечкенә кызларның юмартлыгы турында социаль челтәрләрдә аларның әниләре Эддисон язып чыккан. Пост 1900 артык лайк җыйган, социаль челтәрләрдә утыручылар Эддисон һәм Люсиның игелекле гамәленә соклануларын һәм мондый балалар тәрбияләгән өчен әти-әниләренә рәхмәт белдергән.
Кызларның күршеләре аеруча шатланган. Аларның кайберләре, чыннан да, моңа мохтаҗ булган һәм балаларга рәхмәт укыган.