+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
16 март 2020, 14:20

Язгы каникуллар озайтылырга мөмкин...

Мондый чаралар коронавирус таралуны булдырмау максатында эшләнә.

Республика мәктәпләрендә язгы каникуллар озайтылырга мөмкин. Бу хакта бүген Хөкүмәттә узган оператив киңәшмәдә республика Башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итте.
Билгеле булуынча, Русия Мәгариф министрлыгы илнең барлык төбәкләренә коронавирус (2019-nCoV) таралуны булдырмау һәм балаларның сәламәтлеген саклау максатларында белем бирү процессын дистанцион укытуга вакытлыча күчерү турында "Роспотребнадзор" тәкъдимнәрен җибәргән иде.
“Әлеге вакытта белем бирү оешмаларының дистанцион укуга күчүе турында төп карар кабул итмим. Мәгариф министрлыгына Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә әлеге хәлдә файдалы булырдай тәкъдимнәр кертүне йөклим. Әгәр кирәк икән, без мәктәп каникулларын бер атнага һәм аннан да күбрәккә озайта алабыз", — дип билгеләде төбәк җитәкчесе.
Фото:satu.kz
Читайте нас: