+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
18 март 2020, 12:50

Кулларына мөһер суккан

Укытучы укучыларын коронавирустан шулай саклаган.

Американың Холлсвилл шәһәрендәге мәктәпләрнең берсендә укытучы коронавирус вакытында балаларны ешрак кул юдыру өчен бик шәп ысул уйлап тапкан. Педагог 3нче сыйныф укучыларының кулларына үзенең “Миссис Вудс”дип язылган шәхси мөһерен сугып чыгарга булган.
Укучы кулларын никадәр ешрак юа, мөһернең язуы шулкадәр агара һәм бөтенләй юкка чыга, дип аңлата укытучы. Уку көне ахырына чиста куллы балаларга Вудс призлар — тәм-томнар һәм шоколад лотереясы билетлары өләшкән.
Балаларны гигиенаны саклауга өйрәтүнең гадәти булмаган алымы турында укытучы социаль челтәрләрдә язып чыккан. Шуннан аның ысулын, мәктәпләрне карантинга япканчы, башка укытучылар да файдаланып калган.
Фото: activityedu.ru
Читайте нас: