+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
23 март 2020, 13:50

Кинотеатрлар, бассейннар ябылды...

Республикада катнашучылар саны 250 кешедән артык булган чаралар тыелды.

Башкортстанда коронавирус таралуны булдырмау максатыннан барлык бассейннар һәм кинотеатрлар ябылачак, ә массакүләм чаралар 50 катнашучы белән чикләнәчәк. Бу республика Башлыгының тиешле Указына төзәтмәләр кертүне күздә тота. Бу хакта төбәк Хөкүмәтендә узган оператив киңәшмәдә әйтелде.
“Без югары әзерлек статусы турында Указга үзгәрешләр кертү буенча берничә карар кабул иттек. Чараларга җыелучылар санын 250 дән 50 гә кадәр киметәбез. Алга таба без республика территориясендә барлык бассейннарны да ябабыз. Төбәк чигендә өстәмә ике обсерватор ачарга кирәк. Берсе — Татарстан, икенчесе Чиләбе өлкәсе чигендә. Шулай ук бүген 14 сәгатьтән барлык кинотеатрларны ябабыз", — диде Радий Хәбиров.
Исегезгә төшерәбез, элегрәк республикада катнашучылар саны 250 кешедән артык булган чаралар тыелган иде.
Кичә Русия Мәдәният министрлыгы ил кинотеатрларына эшне дүшәмбедән, 23 марттан, туктатырга тәкъдим итте.
Фото:news.rambler.ru
Читайте нас: