+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
23 март 2020, 19:05

Телефон аша әкият укыячаклар...

Моның өчен дежур китапханәчегә шалтыратырга гына кирәк.

Санкт-Петербургта Фрунзе районы китапханәләре хезмәткәрләре коронавирус аркасында 30 апрельгә кадәр карантинга җибәрелгәч, балаларга телефон аша әкиятләр укырга уйлаганнар. Бу хакта Петербургның “ВКонтакте”социаль челтәрендәге мәдәният буенча комитетының рәсми битендә хәбәр ителә.
Ведомствода белдерүләренчә, китапханәчеләр карантин — элек вакыт җитмәгән әсәрләрне уку өчен иң яхшы чор, дип белдерә. Шуңа күрә хезмәткәрләр сменаларга бүленеп, 10:00дән 13:00гә, 12:00дән 15:00гә һәм 15:00дән 18:00гә кадәр кизү торуны оештырган.
Балага хикәя яки әкият тыңлату өчен дежур китапханәчегә шалтыратырга гына кирәк.
Фото:activityedu.ru
Читайте нас: