+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
23 март 2020, 15:05

Уфада үсмерләр бандасы йөри...

Радий Хәбиров бу хәлне аерым контрольгә алу бурычы куйды.

Бүген Хөкүмәттә узган оператив киңәшмәдә төбәк Башлыгы Радий Хәбиров Уфадагы сәүдә үзәкләренең берсендә үсмерләрнең агрессив гамәлләре турындагы фактларга тукталып, бу хәлне кичекмәстән контрольгә алырга кушты.
Шушы көннәрдә БСТ каналында бер төркем үсмерләрнең "А.У. Е.” девизы астында (“арестантский склад един”) кешеләрне куркытып, акча таләп итеп, урлашып, яшьтәшләренә һөҗүм итеп йөрүләре турында сюжет күрсәтелде. Видеокамера әлеге агрессив үсмерләрнең “Башкирия” лайфстайл үзәгендәге бию студиләренең берсендә шөгыльләнүче балаларны кыйнавын теркәгән. Кечкенә хулиганнарга әти-әниләр дә, кибет арендаторлары да зарлана. Сәүдә комплексында ким дигәндә шундый ике банда йөри.
“Сезгә, министр буларак, кисәтү ясыйм, — дип мөрәҗәгать итте төбәк башлыгы вице-премьер Ирек Сәгыйтовка. — Бу эшне тикшерегез. Әгәр җинаять эше кузгатылган икән, ахырга кадәр тикшереп җиткерегез. Бу егетләрне табыгыз, сәүдә үзәкләреннән куыгыз үзләрен, нинди мәктәпләрдән булуларын ачыклагыз. Кирәк икән, анда оператив төркем җибәрегез. Бәлки, бер сәүдә үзәгендә генә дә мондый хәл түгелдер”.
Радий Хәбиров әлеге күренешнең мәктәп тарафыннан карап җиткермәү аркасында килеп чыгуын, белем учакларында үсмерләргә карата игътибарны көчәйтү бурычын куйды.
Фото:fishki.net
Читайте нас: