Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
24 март 2020, 17:25

Балалар бакчалары ирекле йөрү режимына күчә

Бу хакта бүген брифингта хәбәр ителде.

Башкортстанның балалар бакчалары ирекле йөрү режимына күчә. Бу хакта көн саен уздырыла торган коронавирус буенча брифингта бүген республика мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илдар Мәүлетбирдин хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, бу хәл авыруның таралуына бәйле санитар һәм эпидемиягә каршы чараларның көчәюенә бәйле.
“Бүген без муниципалитетларга, ата-аналарда мондый мөмкинлек булган очракта, барлык мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә балаларның ирекле йөрүе турында мәгълүмат юлладык. Ата-аналар аларны тукланудан азат итү өчен бакча мөдиренә хәбәр итәргә тиеш", — диде ведомство вәкиле.
2020 елның 24 мартына булган мәгълүматлар буенча, республика стационарларында коронавируска шикләнелгән 63 кеше исәпләнә, шуларның алтысы — балалар. Өч кешенең диагнозы расланган.
Фото:new-variant.ru
Читайте нас: