+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
24 март 2020, 18:30

Тавыш бирү көнендә коронавирустан саклану чаралары күреләчәк

Эпидемик хәл начарайган очракта тавыш бирү көненең күчерелеүе ихтимал.

22 апрельдә, Конституциягә үзгәрешләр кертү буенча Гомумрусия тавыш бирү көнендә, Башкортстанда 3 434 участок ачыла, аларның 39ы вакытлыча. 2020 елның 1 гыйнварына булган мәгълүматлар буенча, республикада барлыгы 3 миллион 47 мең кеше сайлаучылар исемлегенә кертелгән. Бу хакта бүген “Башинформ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә республиканың Үзәк сайлау комиссиясы рәисе Илона Макаренко белдерде.
Тавыш бирү көнендә коронавирустан саклану өчен халык хәвефсезлегенә аеруча зур игътибар бүленә. Бөтен участоклар дезинфекция чаралары белән тәэмин ителә. Тавыш бирүдә катнашучылар участокка кергән һәм чыккан урында антисептик кулланырга тиеш.
“Комиссия әгъзалары битлек киеп эшләргә, тавыш бирүдә катнашучы паспортын үзе ачып күрсәтергә бурычлы. Халык күмәкләшеп басып тормаска, тавыш бирүчеләр арасында ара метр ярымнан кимрәк булмасҡа тиеш. Һәр тавыш бирүчедән соң ручкаларны антисептик белән тазартырга кирәк. Комиссия әгъзаларына авыру билгеләре булганда эшкә чыгу катгый тыела”, — дип белдерде Илона Макаренко.
Башкортстанның Үзәк сайлау комиссиясы рәисе белдерүенчә, Русиядә эпидемик хәл начарайган очракта тавыш бирү көненең күчерелеүе ихтимал.
22 апрелдә участокларда халыкның күпләп җыелуына һәм инфекциянең таралуына юл куймау өчөн тавыш бирү чоры 3тән алып 7 көнгә тиклем арттырылуы мөмкин. Участоклар иртәнге сәгать 8дән кичке 8гә кадәр эшли. Тавыш бирү йомгаклары 23 апрельдә үк билгеле булачак.
Фото:bashinform.ru
Читайте нас: