-4 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
9 апрель 2020, 16:35

“Балалар өйдә утырырга тиеш...”

Башкортстанда 65 яшьтән өлкәнрәкләргә һәм балаларга “комендант сәгате” кертелә.

Бу хакта Хөкүмәттә узган киңәшмәдә республика Башлыгы Радий Хәбиров белдерде.
Радий Хәбиров өлкәннәрне өйдә торырга һәм тагын ике атна түзәргә чакырды. 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә урындагы вакыт белән 18 сәгатьтән 10 сәгатькә кадәр җәмәгать урыннарында йөрү тыела. Үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозган өчен штрафлар каралган.
Моннан тыш, балалар өчен дә комендант сәгате кертелә — аларга кичке 18 сәгатьтән көндезге 13 сәгатькә кадәр җәмәгать урыннарында булу тыела. Ягъни, өйдән чыгып китү өчен, мәсәлән, ата-аналар соравы буенча кибеткә бару өчен балаларның биш сәгате бар. Режимны бозган өчен штрафларны ата-аналар түләячәк.
—Без үз-үзеңне изоляцияләү режимының балаларга карата да тотылмый башлавын билгели башладык. Балалар өйдә утырырга тиеш. Моннан тыш, укучыларның дәресләре бара. Шуңа күрә без балалар урындагы вакыт белән 18 сәгатьтән 13 сәгатькә кадәр җәмәгать урыннарында булырга тиеш түгел дигән карар кабул иттек, — дип белдерде Башкортстан Башлыгы һәм территорияләрне патрульләүне көчәйтергә кушты.
Фото: activityedu.ru
Читайте нас: