Кичә, 17 апрельдә, Русия Президенты Владимир Путин төбәкләр белән видеоселектор форматында киңәшмә үткәде. Анда сүз ил төбәкләрендә медицина учреждениеләрен төзү һәм яңадан профильләштерү барышы турында барды.
Дәүләт башлыгына Башкортстанда коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору өчен нинди чаралар күрелүе турында республика Башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итте.
"28 апрельгә без 2690 койка җәелдерергә тиеш, аларның 60 проценты кислород һәм 30 проценты ИВЛ аппаратлары белән тәэмин ителәчәк. Без 10 майга кадәр 550 ИВЛ аппараты алырга ниятлибез. Шулай ук 16 мең квадрат метр мәйданлы вакытлы клиник-диагностик йогышлы авырулар үзәген төзү турында карар кабул иттек", — диде төбәк Башлыгы, төзелеш мәйданыннан элемтәгә чыгып.
Радий Хәбиров ассызыклавынча, яңа дәваханәдә 100 палата булачак, аларның 82се аерым бокслар, 18е реанимация рәвешендә. 172 ИВЛ аппараты һәм 100 процентка кислород белән тәэмин ителәчәк. Дәваханә 450 пациентка исәпләнгән. Анда шулай ук диагностика, дезинфекция бүлекләре, лаборатория, даруханә һәм стерильләштерү бүлеге дә керәчәк. Төзүчеләр объектны 25 майга тапшырырга планлаштыра.