+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
25 апрель 2020, 18:40

Радий Хәбиров: “Ул безне берләштерә”

Республика Башлыгы башкорт теле буенча халыкара диктантта катнашты.

Бүген, 25 апрельдә, республикада башкорт теле буенча халыкара диктант узды. Эпидемиологик хәл аркасында акция үз тарихында беренче тапкыр онлайн-форматта булды.
6нчы тапкыр узган диктант язуга Башкортстан гына түгел, якын-тирә төбәкләр, шулай ук Казахстан, Төркия, Германия, Франция, Бөекбритания, АКШ һәм Канададан да кушылдылар.
Оештыручылар программаны өч блокка бүлде: телне өйрәнүчеләр өчен гади текст, ирекле тел белүчеләр өчен катлаулырак һәм башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалектында сөйләүчеләр өчен аерым текст.
Диктант текстын мультиинструменталист һәм шоумен Заһир Зәйнетдинов, “Башкортостан” телерадиокомпаниясе алып баручы Флүрә Мурзина, язучы-сатирик, Русия һәм республика Язучылар берлеге әгъзасы Марсель Сәлимов укыды.
Диктант башланыр алдыннан Радий Хәбиров акциядә катнашучыларга мөрәҗәгать итте.
– Хәерле көн, кадерле дуслар! Бүген башкорт теле буенча халыкара диктант язабыз. Мин дә катнашырга уйладым. Безнең өчен “Башкорт диктанты” проекты бик кирәк. Ул безне берләштерә, башкорт телен өйрәнергә яңа стимул бирәчәк. Бу заманда без бергә булырга тиеш. Барыбызга да уңышлар телим, — диде төбәк Башлыгы.
Фото:glavarb.ru
Читайте нас: