Русия сыйфат системасы (Роскачество) экспертлары чипсыларны тикшергән һәм аларда сәламәтлек өчен куркыныч булган кайбер матдәләрнең барлыгын ачыклаган. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
“Роскачество” белгечләре чипсыларның 16 сәүдә маркасын тикшереп, 54 күрсәткеч буенча сыйфатын өйрәнгән. Бу ризыкта ГМО, консервантлар һәм буягычлар буенча закон бозулар ачыкланмаса да, сәламәтлек өчен куркыныч тудыручы матдәләр табылган. Сүз кадмий, мышьяк, шулай ук канцероген акриламид турында бара.
Экспертлар раславынча, кадмий да, мышьяк та әлеге продукциядә бик аз күләмдә рөхсәт ителә. Тикшерү барышында берьюлы дүрт чипсы үрнәгендә кадмий табылган, аларның берсендә әлеге матдә концентрациясе рөхсәт ителгән күрсәткечтән ун тапкыр югарырак булган.
Ә чөгендер чипсыларының бер үрнәгендә кадмий алты тапкыр, ә мышьяк 17,4 тапкыр арткан.
Моннан тыш, экспертлар 16 төр чипсының берсендә канцероген матдә – акриламид барлыгын ачыклаган. Ул кыздырган вакытта барлыкка килә. Монысы нормадан ике тапкыр артып киткән.