Чисталыкның авыруларга каршы профилактика чарасы икәнен барыбыз да беләбез һәм җанварлар да моны бездән ким белми! Сез йорт мәчесенең ничек юынуын, чистарынуын гына карап торыгыз. Этләр, янутлар, кондыз, тиен, күпчелек кошлар, чебеннәр, бал корты, таракан, кырмыскалар да үзләрен һәм яшь буынны чиста тоту турында чын мәгънәсендә һәм даими кайгырталар.