Уфадагы Көньяк-Урал ботаника бакчасында сакура чәчәк аткан. Бу хакта институтның фәнни хезмәткәре Надежда Рязанова хәбәр итә.
Быел ул иртәрәк чәчәк аткан һәм тагын ике көн генә шау чәчәктә утырачак. Бераз соңрак узган ел утыртылган сакура да чәчәк атачак.
Шулай ук бакчада форзиция, груша, бадан, гиацинтлар, нарцисслар, лаләләр чәчәк ата.
Надежда Рязанова әйтүенчә, 2020 елның кышы җылырак булган, шуңа башка еллар белән чагыштырганда, салкыннардан зыян күрүче куаклар һәм чәчәкләр күпкә азрак.