+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
12 Май 2020, 13:45

10 мең сумны алу өчен гаризалар кайчанга кадәр кабул ителә?

Башкортстанда бер тапкыр бирелә торган пособие 700 меңнән артык балага каралган.

Ата-аналардан мондый түләү алу өчен гаризалар 1 октябрьгә кадәр кабул ителә, ашыгырга кирәкми, дип билгеләп үтте республика Хөкүмәте вице-премьеры Ленара Иванова.
"Кичә Владимир Путин әйткән түләүгә килгәндә, өч яшьтән алып 15 яшькә кадәр балалары булган гаиләләргә, ягъни 16 яшькә кадәр, гаилә кеременә карамастан, һәр балага 10 мең сум күләмендә пособие түләнәчәк" — диде вице-премьер.
Пособиене рәсмиләштерү өчен кирәкле мәгълүматны, шул исәптән акча күчерү өчен банктагы исәп счеты номеры турындагы мәгълүматны күрсәтеп, дәүләт хезмәтләре порталына гариза бирергә, яисә яшәү урыны буенча Пенсия фонды идарәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Түләүләр 2020 елның июненнән Пенсия фондының территориаль органнары тарафыннан башкарылачак.
"Башкортстанда 700 меңнән артык бала бу түләүгә хокуклы. Шулай итеп, бу айларда безнең кешеләр 7 миллиард сум акча алачак", — ачыклык кертте Ленара Иванова.
Фото:govzalla.com
Читайте нас: