Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
11 гыйнвар 2021, 17:00

“Рәхмәт” сүзен әйтү дә, ишетү дә рәхәт!

Бүген – халыкара рәхмәт белдерү көне.

Ел саен бу көнне бәйрәм итүгә төрле илләр кушыла. Бу көнне кешеләр бер-берсенә матур, җылы сүзләр әйтә, “Рәхмәт!” дип язылган открыткалар бирә.
Рәхмәт – тылсымлы көчкә ия сүз. Ул кәефне күтәрә, уңай эмоцияләр бүләк итә. Рәхмәт сүзен ешрак әйткән саен, тормыш тагын да яктырак, матуррак була бара. Иртән әниең ясаган чәйне эчеп бетерүгә, рәхмәтеңне әйтергә онытма. Дәү әниең бәйләгән җылы оекларны да рәхмәт әйтеп кулыңа ал. Сыйныфташың тәмле кәнфитен икегә бүлеп, яртысын сиңа сузса, “рәхмәт” дип әйт. Рәхмәтле була белгән кешеләр күпкә уңышлырак була, ди белгечләр.
Без дә бүген “Әллүки”нең барлык укучыларына рәхмәт әйтәбез! Бергә булыйк, дус булыйк!
Фото:multiurok.ru
Читайте нас