+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
20 август 2021, 09:45

Уфа чемпионатка әзерләнә

Башкалада WorldSkills Russia чемпионаты мәйданчыклары эш башлады.

Уфа чемпионатка әзерләнә
Уфа чемпионатка әзерләнә

19 августта волонтерлар тарату материалларын кабул иттеләр.

Аерым алганда, “Башкортстан Республикасының бюро конгрессы” оешмасы проектларын тормышка ашыру департаменты башлыгы Арсений Гыйниятов ирекле ярдәмчеләр белән бергә 4,5 тонна авырлыктагы 70 тартма бушатты.

"Тартмаларда волонтерлар өчен 4500дән артык рюкзак, свитшот, футболка-поло һәм 1100 чалбар”, - дип сөйли Арсений.

Моннан тыш, якын арада типографиядән басма тарату материалының тагын бер партиясе көтелә.

Арсений Гыйниятов билгеләвенчә, волонтерлар әзерлек эшләрендә актив ярдәм итәләр, проектта катнашкан барлык команда бу чарага үз өлешен кертә.

WorldSkills Russia чемпионаты финалы Уфада 26-29 август көннәрендә Рубежный урамы, 178 адресы буенча урнашкан Яшь профессионаллар паркы территориясендә узачак.

Финалда конкурсантлар 76 төбәктән 105 компетенция буенча 163 конкурс мәйданчыгында көч сынашачак.

Хәзерге вакытта 110 мең квадрат метр мәйданда вакытлы конструкцияләр төзелгән, аларда конкурс биремнәрен узу өчен шартлар тудырылган. Җиһазларны монтажлау дәвам итә.

 

Фото:оештыру комитеты

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: