+18 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
27 август 2021, 20:35

Баланың йокы режимы бозылды...

Укулар башлануга аны ничек җайга салырга? Табиб киңәшләренә колак салыйк.

Баланың йокы режимы бозылды...
Баланың йокы режимы бозылды...

Каникуллар вакытында баланың йокы режимы бозыла, шуңа күрә кичтән йокыга талу һәм иртән тору вакытын җайга салу мөһим. Табиб-сомнолог, Оториноларингология федераль үзәгенең сомнология бүлеге мөдире Александр Мельников бу уңайдан киңәшләрен бирә.

"Укулар башланганда, сезгә, әлбәттә, баланы вакытында торгызырга туры киләчәк. Каникул вакытыннан аермалы буларак, бу очракта кичкә кадәр баланы йокы басачак  һәм ул иртәрәк йоклап китәчәк, йокының графигы уку вакытында кире әйләнеп кайтачак, -  ди белгеч.

Моннан тыш, табиб баланың сәламәт йокысы өчен берничә кагыйдәне билгеләде.

Аларның берсе – йокы графигын билгеләү, кич бер үк вакытта йокларга яту, 21:00 сәгатькә кадәр.

Шулай ук ул йоклар алдыннан бала янында ятып торырга һәм тыныч кына сөйләшергә, сабырлык сакларга, йоклар алдыннан шау-шулы һәм актив шөгыльләргә юл куймаска, шулай ук йокыга кадәр телевизор карауны чикләргә киңәш итте.

Моннан тыш, бала йоклар алдыннан көн эчендә булган вакыйгаларны көндәлеккә теркәү, рәсемгә төшерә, шулай ук  китаплар укый ала. Болар да тынычландыра.

Бөекбританиядән табиб һәм видеоблогер Али Абдаал билгеләвенчә, йокыны яхшыртуның иң нәтиҗәле ысулы – кичләрен телефоннан файдаланудан баш тарту. Моннан тыш, табиб телефондагы “будильник”ка түгел, ә гади генә, шалтырый торган сәгатьләргә мөрәҗәгать итәргә киңәш итте. Шулай ук ул бүлмәдәге температураны +19 градус дәрәҗәсендә тоту һәм ут төшми торган пәрдәләр куллану яхшырак, дип белдерде.

 

Фото:iz.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: