Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
8 сентябрь 2021, 15:15

Инвестицион сабантуйга ике көн калды

Чарада Русия эстрадасының күренекле җырчысы Валерия дә чыгыш ясаячак.

Инвестицион сабантуйга ике көн калды
Инвестицион сабантуйга ике көн калды

10-11 сентябрьдә Сибайда “Урал аръягы” Бөтенрусия инвестицион сабантуе узачак. Форумның эшлекле һәм мәдәни программасы бай булачак. Катнашучыларны сәнәгать комплексы, авыл хуҗалыгы, эчке туризм һәм икътисад үсеше темаларына багышланган стратегик сессияләр, шулай ук гастрономия һәм музыкаль фестивальләр көтә. Русиядән идарәчеләр, бизнес-форум вәкилләре, шулай ук чит ил спикерларының килүе дә көтелә. Форум “Роспотребнадзор”ның барлык таләпләрен исәпкә алып үткәреләчәк.

Инвестицион Сабантуйның мәдәни-күңел ачу программасын әзерләү буенча зур эш башкарылган. Ул 15.00 сәгатьтә «Street bea» бию шоу-концертыннан башлана. Аннары кичәне Сибай коллективлары чыгышы дәвам итәчәк. 21.30 сәгатьтә сәхнәгә җырчы KARINA чыгачак. Бу - музыкант, җырчы һәм композитор Алексей Романовның («А-Мега» төркеме экс-солисты, «Винтаж» төркеме катнашучысы) яңа продюсерлык проекты. Хедлайнер булып Валерия чыгыш ясаячак. Аның чыгышы 22.00 сәгатьтә башлана.

Чараның тулы программасы белән түбәндәге сылтама аша таныша аласыз: https://pravitelstvorb.ru/ru/press-office/news.php?ELEMENT_ID=52582

 

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: