+9 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
9 сентябрь 2021, 15:20

Батырларча һәлак булды...

Президент Владимир Путин армия генералы Евгений Зиничевка Русия Герое исемен бирү турындагы указга кул куйды.

Батырларча һәлак булды...
Батырларча һәлак булды...

Тиешле документ www.kremlin.ru рәсми сайтында урнаштырылган.

“Хезмәт бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы өчен армия генералы Зиничев Евгений Николаевичка Русия Федерациясе Герое исемен бирергә (үлгәннән соң)", — диелә указда.

Республика Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә кайгы уртаклашып, пост урнаштырган.

"Сугышчы кебек яшәде. Сугышчы кебек үлде. Бик кызганыч... Кайгы уртаклашам", - дип язган төбәк җитәкчесе.

Билгеле булуынча, 55 яшьлек Евгений Зиничев Красноярск краеның Норильск шәһәрендә хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган. Ведомствоның матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, ул ведомствоара өйрәнүләр вакытында кеше гомерен саклап калырга ташланган. Министр төшерү төркеме операторы белән бергә текә яр читендә басып торган. Шул вакыт оператор, таеп китеп, суга егылган, Зиничев аны коткарырга ташланган, тик чыгып торган кыяга бәрелеп һәлак булган. Оператор да үлгән.

Фото:ria.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: