+20 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
9 сентябрь 2021, 09:00

Сайлау участоклары ишекләрен ачты!

Башкортстанда сайлаулар өч көн дәвамында – 17-19 сентябрьдә узачак.

Сайлау участоклары ишекләрен ачты!
Сайлау участоклары ишекләрен ачты!

Башкортстанда 17 сентябрьдә 08.00 сәгатьтә сайлау участоклары ачылды. Республика халкы 3 403 сайлау участогында, шул исәптән дәваханәләрдә, сак астында булган урыннарда, шифаханәләрдә, вокзалда, картлар йортларында тавыш бирә алачак.

Русиядә теркәлмәгән кешеләр өчен Уфада Посадская урамы, 26 адресы буенча участок эшли. 272 торак пунктта 30 мең кеше күчмә участокларда-автобусларда тавыш бирә ала. Аз хәрәкәтләнүче гражданнарга сайлау комиссиясе әгъзалары өйләренә киләчәк.

Билгеле булуынча, сайлаулар өч көн дәвамында – 17-19 сентябрьдә узачак. Сайлауларда төбәкнең 3 миллионнан артык кешесе катнаша ала, шуларның 43 меңе үз сайлау хокукларыннан беренче тапкыр файдаланачак.

Башкортстан территориясендә, Дәүләт думасына депутатлар сайлаудан тыш, Дәүләт җыелышы-Корылтайга бермандатлы 29нчы Толбазы, 55нче Буй, 43нче Краснохолм сайлау округлары буенча һәм 168 муниципаль берәмлектә өстәмә сайлаулар, Уфа, Бөре һәм Белорет шәһәр Советларына сайлаулар, шулай ук кайбер авыл Советларына сайлаулар үткәрелә. Барлыгы 175 кампания, алар барышында 312 мандат бүленәчәк, исемлеккә тавыш бирү дә кертелгән.

 

Фото:bashinform.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: