+24 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
10 сентябрь 2021, 15:00

Биш команда Сибай буйлап сәфәргә чыкты

Бүген, 10 сентябрьдә, Сибай шәһәрендә "Урал аръягы-2021" өченче Бөтенрусия инвестиция сабантуе уза.

Биш команда Сибай буйлап сәфәргә чыкты
Биш команда Сибай буйлап сәфәргә чыкты

Чара Башкортстан Стратегик башлангычлар агентлыгы һәм республика Хөкүмәте ярдәмендә оештырылды. Меңнән артык катнашучы, шул исәптән дәүләт власте органнары һәм бизнес-җәмәгатьчелек вәкилләре, экспертлар һәм җәмәгать эшлеклеләре, Русия һәм чит ил инвесторлары, үз тәҗрибәләре белән уртаклашырга, авыл хуҗалыгын, сәнәгатьне, мәдәниятне һәм туризмны үстерү һәм экологияне саклау темаларына фикер алышырга килде.

Форум ике чарадан –  Сибайның төп мәйданында "Ноль километр" билгесен ачу, шулай ук “Шәһәр буйлап атлап үт” Бөтенрусия акциясеннән башланды.

Яңа арт-объектны  - "Ноль километр" билгесен ачып, Сибай шәһәре хакимияте башлыгы Рөстәм Афзалов 10 сентябрьдә шәһәр халкы өчен икеләтә бәйрәм булуын билгеләде.

"Бүген, традицион булган «Урал аръягы-2021» өченче Бөтенрусия инвестиция сабантуе үтә, ул Сибай шәһәре һәм Башкортстанның визит карточкасы булып тора. Моннан тыш, шулай ук әһәмиятле вакыйга булган Шәһәр көне дә уза. Аның кысаларында без туристик маршрутлар башлану символы буларак, яңа арт-объектны - "Ноль километр" билгесен ачабыз", - дип ассызыклады Рөстәм Афзалов, республика халкын һәм кунакларын әлеге вакыйгалар белән котлап.

Тантанада катнашучы Башкортстанның икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры урынбасары Екатерина Кликунова ассызыклавынча, “Шәһәр буйлап атлап үт” проектының максаты - туристларны җәлеп итүчәнлеген арттыру, кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү, шәһәр киңлекләрен җанландыру һәм бизнес өчен үзе турында белдерү мөмкинлеге.

Сәламләү өлешеннән соң, биш команда маршрут карталары алды һәм Сибай буйлап сәфәргә чыгып китте.

 

Фото:bashinform.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: