+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
14 сентябрь 2021, 16:40

Ашауның да тәртибе бар

Дуслар! Сез табын янында үзегезне тоту кагыйдәләрен беләсезме? Түбәндәге киңәшләргә колак салыгыз.

Ашауның да тәртибе бар
Ашауның да тәртибе бар

Ашны суытыр өчен тәлинкәгә я кашыкка өреп утыру бер дә матур түгел. Шуңа күрә әкрен генә болгатып, суынганын көтегез. Тәлинкәдә аш әз калгач, аны сул кул белән чак кына күтәреп, табын ягына янтайталар.

 

Турап пешерелгән итне, яшелчә, бәрәңге, макарон кебек ризыкларны чәнечке белән (пычаксыз), чәнечкене уң кулга тотып ашыйлар.

 

Зур кисәкле итне ашаганда чәнечке — сул, ә пычак уң кулга тотыла. Ашап туйгач, пычак белән чәнечкене, икесен янәшә, тәлинкәгә куярга кирәк. Саплары уң якка, ә чәнечкенең очы өскә караган булырга тиеш.

 

Икмәкне тәлинкәдән кул белән алалар. Май якканда, икмәкне тәлинкәгә куеп, сул кул бармаклары белән тотып торалар.

 

Чәй болгаткан калакны чынаякта калдырмаска, тәлинкәсенә алып куярга кирәк. Кисәкле шикәрне чынаякка калак белән түгел, кул белән алып салалар.

 

Пирожный, торт кисәген яки башка татлы камыр ризыкларын бал калагы белән ашыйлар. Печеньены кисәкләргә сындырып кабалар.

 

Мандаринны кул белән тазартып, кисәкләргә аералар.

 

Җиләкне калак белән ашыйлар.

 

Фото: razvitiebaby.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: