Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
14 сентябрь 2021, 14:55

Базда нинди яшелчәләр бар?

Табышмакларны җиңел генә чишкән балалар тапкыр һәм зиһенле була. Ягез әле, сез дә үзегезне сынап карагыз, кызлар-малайлар!

Базда нинди яшелчәләр бар?
Базда нинди яшелчәләр бар?

 

  1. Эсселәнгән саен,
    Кат-кат тун кия.

      2. Берне бәрдем,
          Унны алдым.

       3. Үзе кызыл, үзе буямаган.

 

        4. Үскәндә яфрагын ашыйлар,
            Үсеп җиткәч тамырын ашыйлар.

 

        5. Туп түгел — түгәрәк,
            Күсе түгел — койрыклы.

 

           6. Үзе — бер бөртек,
               Эче — мең бөртек,
                Башы — җирдә,
                Койрыгы — коймада.

 

            7. Җир астында картыгыз,
                Сакалыннан тартыгыз.

 

Фото: pixabay.com

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: