+17 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
14 сентябрь 2021, 16:55

Әгәр бала коронавирус йоктырса...

Төбәк сәламәтлек саклау министры бу мәсьәләгә ачыклык кертте.

Әгәр бала коронавирус йоктырса...
Әгәр бала коронавирус йоктырса...

Бала COVID-19 белән авырса, нишләргә? Бу сорауга бүген коронавирус инфекциясен профилактикалау мәсьәләләре буенча атналык брифинг барышында төбәк сәламәтлек саклау министры Максим Забелин җавап бирде.

Аның сүзләренә караганда, әгәр балада ОРВИ, грипп, коронавирус инфекциясе билгеләре барлыкка килсә, яки лаборатория диагностикасы юлы белән  авыру расланган булса, беренче чиратта, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

"Участок педиатры сезгә алга таба гамәлләр алгоритмын өйрәтәчәк: нәрсә эшләргә, нинди дарулар кабул итәргә. Әгәр алга таба нәрсә эшләргә кирәклеген төгәл аңламыйсыз икән, табибны өйгә чакырырга кирәк”, — дип киңәш итте Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы.

Ведомство җитәкчесе белдерүенчә, күпчелек балалар COVID-19ны җиңел формада, кагыйдә буларак, симптомсыз үткәрә, әмма инфекция йөртүче булырга мөмкин.

"Әгәр коронавирус белән баланың ата-анасы авырып китсә, бу хакта балалар бакчасына, мәктәпкә, сыйныф җитәкчесенә хәбәр итәргә һәм баланы дистанцион укытуга күчерергә кирәк”, — дип аңлатты министр.

 

Фото:kp.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: