+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
14 сентябрь 2021, 11:30

Кем иң-иң үткер күзле?

Җанварлар дөньясында шаккатмалы күренешләр бар.

Кем иң-иң үткер күзле?
Кем иң-иң үткер күзле?

Бразилиядә кырмыскаларның кызык төре бар. Әгәр алар ояда күбәеп китсәләр, кайберләре зур шар булып бергә җыелышалар һәм якындагы елгага таба тәгәрәп, агым уңаена түбәнгә таба йөзәләр. Коры җиргә эләккәч, шар таркала һәм күчеп килүчеләр үзләренә яңа “торак” төзи башлый.

Тиен кешегә караганда агачны күбрәк “утырта” икән. Моның булуы мөмкин түгел, дисезме? Эш шунда, бу җәнлек җир астына имән чикләвеге яшерергә ярата, ә аннары аларның кайдалыгын оныта...

Кем иң-иң үткер күзле? Әлбәттә, ерткыч кошлар. Мәсәлән, лачын җирдә утырып торган күгәрченне – бер чакрымнан, ә һавада очып барганын чакрым ярымнан күреп ала. Шул ук биеклектә очкан бөркет җирдә йөргән тычканны күрә! Бу инде күзгә алты-сигез тапкыр якынайта торган биноколь киеп куюга тиң.

Җирдә яшәүче иң эре гәүдәле һәм иң авыр хайван ул – Африка филе. Гадәти филнең биеклеге 3 метр, авырлыгы 6 тонна чамасы була. Биеклеге – 4, озынлыгы 10 метрга җиткән филләр яшәү очраклары да билгеле.

 

Фото:floating-relax.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: