+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
22 сентябрь 2021, 10:20

Филләр тәмле ашарга ярата

Бүген, 22 сентябрьдә, дөньяның күп кенә илләрендә Бөтендөнья филләрне яклау көне билгеләнә.

Филләр тәмле ашарга ярата
Филләр тәмле ашарга ярата

Ул экологлар һәм битараф булмаган кешеләр башлангычы белән гамәлгә куелган.

Соңгы елларда тропик илләрдә яшәүче филләрнең саны азая баруы күзәтелә. Бу көн аларны яклау һәм саклау максатыннан булдырылган да инде.

 

Филләр барлык авыр эшне башкара, йөк ташый. Аларны сугышта “авыр артиллерия” буларак та кулланганнар, чәчү һәм уңыш җыю чорында үтә дә тырыш “эшчеләрдән” башка эш бармаган. Шуңа да филләргә аерым хөрмәт белән изгеләргә тиңләп караган. Борын-борыннан бу хайваннарга гади халык кына түгел, королләр династиясе дә аллага табынгандай табынган.

 

Көчле дә, шул ук вакытта, бик ягымлы да булган хайваннар хөрмәтенә милли бәйрәмнәр дә оештырыла. Теләгән һәр кеше бу изге бәйрәмне бушка карый, төрле яшьтәге, төрлечә бизәлгән филләргә соклана ала.

 

Бәйрәмнең иң чагу мәле — җиләк-җимеш белән сыйлану. Бу көнне филләр өчен өем-өем җимешләр һәм яшелчәләр әзерләнгән була. Тәмле ашарга яратучы хайваннарның иң яраткан ризыгы — бозга туңдырылган ананас, арбуз, кукуруз, алма, персик, грушалар һәр бәйрәмдә популярлык яулый. Филләр шоуын карарга килгән олысы-кечесе изге хайваннарның рәхәтләнеп сыйлануын күреп сөенә.    

 

Фото: animalreader.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: